Чирмешән районында бөртеклеләр уңышының өчтән бере җыелган
“Әккәрәй” җәмгыятендә уҗым бодаеның һәр гектарыннан уртача 34 центнер уңыш җыялар. Бу культура чәчелгән участокларда тагын бер көнлек эш калды.
Бөртеклеләрдән уңыш ягыннан “Күтәмә АГРОфирмасы” (гектардан 35 центнер), “ЧИРМЕШӘНАГРО”(30,7) җәмгыятьләре”дә алда. Тулаем район буенча гектар көче 24,1 центнер.
“БИОАГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” барлык мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә эшләделәр дә. Район буенча әлеге күрсәткеч 34 процент, ягъни 10 мең гектарда комбайннар узган. Соңгы көннәрдә урак темпы нык сүрелде, арпа участокларына күчүчеләр берничә генә. Эшкә чүп үләннәре дә комачаулый. Кайбер хуҗалыкларда бөртекне киптерү дә – проблема, үзебездәге ашлык кабул итү предприятиесендә киптерү агрегатларын һаман кабыза алмыйлар.
Уракчыларны мораль һәм материаль кызыксындыру чараларын тиешенчә куллану җитми.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев