Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында 5 мең гектарда чәчү үткәрәсе калды

Районның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлекләрне тәрбияләү, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы химик средстволар сиптерүгә керештеләр. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да 400 гектарда гербицидлар белән эшләгәннәр дә. Монда бөртеклеләрне дә тамырдан тукландыралар.

Тулаем районда 5 мең гектарда бөртеклеләр, көнбагыш, кукуруз чәчәсе калды. Уҗым культураларының 4 мең гектарын бозып чәчтеләр.

“БИО АГРО” бик матур эшли, монда 13 мең гектарда чәчкечләр узды, бөртеклеләрне ашлама кулланып чәчтеләр. “Әккәрәй” җәмгыяте дә кыр эшләрен оешкан төстә үткәрә.

Әлегә һава торышы идеаль дип әйтерлек, җылы, яхшы яңгырлар да явып узды.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев