Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында үләннәрне яшәртергә кирәк

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпъеллык үләннәрнең күбесе, 81 проценты чамасы күптән картайган, уңыш бирми. Әлеге 6808 гектар мәйданда, алар инде унбишәр ел элек чәчелгән, нигездә чүп үләннәре генә үсә. Белгечләр әйтүенчә, участокларны 4-5 ел саен яңартып тору кирәк. Быел бер мең гектарда үләннәр яңартылган. Моңа 10 тонна люцерна сатып алуга...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпъеллык үләннәрнең күбесе, 81 проценты чамасы күптән картайган, уңыш бирми.


Әлеге 6808 гектар мәйданда, алар инде унбишәр ел элек чәчелгән, нигездә чүп үләннәре генә үсә. Белгечләр әйтүенчә, участокларны 4-5 ел саен яңартып тору кирәк.

Быел бер мең гектарда үләннәр яңартылган. Моңа 10 тонна люцерна сатып алуга акча бюджеттан бирелгән. Бер мең гектар жирне - иске үләннәр участокларын сөреп куйганнар. Әмма бу гына аз.

Район буенча агымдагы елда,әлегә, 2509 тонна печән (планлаганның 66 проценты), 6775 тонна (33 процент) сенаж тупланган.

Быел язгы кыр эшләрен үткәрү өчен, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә төрле чыганаклардан, 70 миллион сум чамасы бюджет акчасы бирелгән.

Күпъеллык үләннәр "кысыр" булгач, азык запасларын беръеллык үләннәр, кукуруз хисабына баетырга туры килә. Кызганыч, әлегә безнең район азык әзерләү буенча республикада иң начарлар рәтендә. Кышын малларга нәрсә ашатабыз? "Кара Чишмә"дә бер баш шартлы терлеккә уртача нибары 1,7, "Алга"да 4 центнер азык берәмлеге бар. "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә дә печән һәм сенаж озакка җитмәс (монда бер баш терлеккә 4 центнер чамасы гына азык әзерләнгән). Шул ук вакытта "Чирмешән АГРО"да бу күрсәткеч - 17,5, ә "Лашман агрофирмасы"нда 20 центнер ук (район буенча - 12, республика буенча - 14).

Районда, дөресен генә әйткәндә, маллар саны да бик аз бит, шуңа да карамастан буш базлар күп, эскертләр аз.

-Инде картайган күпъеллык үләннәр участоклары "Камалов Р.Ә.", "Алга", "Үтәмеш" хуҗалыкларында 1000-400әр гектар, ә "Чирмешән агрохезмәтләре"ндә 1700 гектар ук, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. -Әгәр ел саен күпъеллык үләннәрнең кимендә ике мең гектарын яңартып чәчмәсәк, без азыклы була алмаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined