Чирмешән районы хуҗалыкларында уҗымнар яхшы кышлаган
Районда көздән 12 мең 338 гектарда чәчеп калдырылган уҗым культуралары кышны тулысынча һәм яхшы кичергән. Күз генә тимәсен, алар көч туплый бара.
10 мең 265 гектарда үсемлекләрне минераль ашламалар белән дә тукландырганнар. “БИО АГРО”да гына да 6610 гектар ашланган. Монда ашламага кытлык юк, ул бер гектарга, тәэсир итүче матдәдә, 71 килограмм (район буенча уртача 35,3 килограмм) ук кайтарылган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да шулай ук минераль сый күп кайтарылган. Моңа күрә алар байтак субсидия дә алдылар.
Әлегә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, көздән сөрелгән җирләрнең 42 проценты, ягъни 22 мең 696 гектары тырмаланган. Бу сан көн саен уртача 2200 гектарга үсә бара. “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Сөлчә” бу эшне төгәлләп тә өлгергәннәр.
Фермерлардан Сергей Севастьянов (Мордва Афонькәсе) кыр эшләренә оешкан төстә кереште, күпьеллык үләннәрен ашлап куйды, тырмалыйсын тырмалады. Чәчүне дә озакка сузмас.
Чәчү агрегатлары “ЧИРМЕШӘНАГРО”да 385 гектарда (12 процент) орлыкларны җир куенына салган да. Әлегә монда арпа чәчәләр. “Сөлчә” бу эшне солы участокларыннан башлады. “БИО АГРО” җәмгыяте быел 2868 гектарда рапс чәчмәкче, 258 гектарда чәчкечләр узган да. Тулаем, район буенча, тиешленең 3 процент өлешендә, 1293 гектарда чәчү үткәрелгән.
-Хуҗалыкларга ниндидер басым ясау юк, алай да өлгергән урыннарда чәчәргә кирәк, җир тырмалауны да тизләтү сорала, күреп торабыз, быел яз иртәрәк килде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев