Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыклары уракка әзер

Иске Котыштагы “Тепсуркаев В. Ә.” җәмгыяте быелгы уракка дүрт өр-яңа АСROS комбайннары белән чыгачак. Аларны үз акчаларына алганнар.

- Бу комбайннар кыр күрмәгән, тузан кундырмаган әле, - диде хуҗалык җитәкчесе Висхан Тепсуркаев. – Нигездә көнбагыш суктырыр өчен тагын дүрт комбайн әзерләдек. Барлык мәйданнар 3 мең гектар чамасы. Кадрлар, ягулык ягыннан проблема юк, көзге чәчүгә орлык, ашламалар да җитәрлек. Уракта катнашучыларга төшке, кичке кайнар аш пешерәбез. Һава шартлары гына көйле булсын, көзге кыр эшләрен вакытында башкарырбыз. Эшчеләргә, механизаторларга башкарган хезмәтләренә карап түләнәчәк.

“БИО-АГРО” да уракны яхшы әзерлек белән каршылый. Кырга 20 комбайн белән чыгарга җыеналар, унбишесен бүген “Сөлчә” җәмгыятендә узучы комбайнчылар слетына алып килгәннәр. Күренеп тора – зур көч. Тәҗрибәле комбайнчылар эшләтүче бу, яңа диярлек комбайннар бүгеннән уракка керешергә әзер.

- Тулаем 23 мең гектардан, шул исәптән 3 мең гектардан уҗым бодае уңышын суктырасы бар, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин. – Комбайннарын иң яхшы әзерләгән җиде комбайнчыга бишәр мең сум премия бирергә карар чыгардык. 6 мең гектарда көзге чәчү үткәрергә исәп, яртысын диярлек – пар җирендә. Иген кырларыбыз бик матур, яхшы тәрбияләнгән. Бөртекне киптерү, урнаштыру буенча проблемалар булмас, дибез. Ягулык турында да кайгырттык.

Тулаем район буенча быел 55 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар һәм көнбагыш суктырасы бар. Басуларга 87 комбайн чыгачак. Кимендә 11 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла.

“Сөлчә”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” “Әккәрәй” хуҗалыкларының да комбайннары ышанычлы. Көзге кыр эшләренә җитди әзерләнәләр.

Бүген, алда язылганча, Яңа Элмәле кырында әлеге һәм “БИО-АГРО”, “Тепсуркаев В.Ә.” хуҗалыклары комбайннарын комиссия тикшерде. Гомумән, уракка әзерлекне 17 параметр буенча бәяләделәр. Комиссия рәисе Фәнил Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, “БИО-АГРО” иң күп балл җыйды, “ЧИРМЕШӘНАГРО” – икенче, “Әккәрәй” – өченче урында. Тикшерү барышында комбайннарның герметиклылыгын, янгын сүндерү средстволары булу-булмауны да исәпкә алдылар.

Комбайнчылар слетында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов сәламләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин урып-җыю, көзге чәчү эшләренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

- Урак чорында ындыр табакларында да кызу булачак, мул уңыш көтәбез, - диде ул. – Бөртек ташырга транспорт җитешмәү, техник хезмәт күрсәтүне тиешенчә оештырмау тоткарлыклар тудырмасын иде. Кыр юлларын тигезләргә, сенаж салуны, печән бирүне урып-җыю эшләренә кадәр төгәлләргә кирәк. Урак чорында тәүлек саен барлык мәйданның кимендә 5-6 процентыннан игеннәрне җыеп алу шарт.

-Уңыш язмышы сезнең кулда. Бүген, бергә җыелып, алдагы зур имтихан турында сөйләштек, техника торышын бәяләдек, җитешсезлекләрне, уңай тәҗрибәне дә күрдек, - диде “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров. – Бик кирәкле чара. Механизаторларга саулык, эш барышында техника, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен дә төгәл үтәүләрен телим. Билгеле, урак яхшы хезмәт хакы эшләп алу өчен дә уңайлы форсат, аннан файдаланып калыгыз.

Слетта катнашучыларны үзәк ашханә осталары тәмле ашлар белән сыйладылар, ә мәдәният хезмәткәрләре дәртле җырлар җырлап җилкендерделәр. Кайбер комбайнчыларга хуҗалары премия тапшырып та көч өстәделәр.

Хәерле сәгатьтә булсын, яхшы уңыш җыеп, амбарларыбызны ашлык белән тутырырга язсын! Күз тимәсен, чиста, ашланган басуларда, элеккегечә әйтсәк, иген сабаклары ат дугасын күмәрлек булды, башаклар тулы. Урак чорына яхшы һава торышына да өметләнәбез.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев