Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында тагын бер кече ферма булачак

-Ходай ярдәм бирә ул,-ди Нуриҗан Гатин

Алар биш сыер асрыйлар. Әле тагын үгезләр дә симертерләр иде, тик абзарлары кечерәк. Шуңа күрә өй каршыларындагы буш урынны сатып алып, шунда яңа абзар коралар.

-Эшне башладык та, 1200 керамзит блоктан стеналар күтәрдек, инде түбә ябасы калды, - ди Нуриҗан Гатин. - Дөрес, бүген эш тукталыбрак тора, акча җитеп бетми.

Шушы абзар өлгерсә, сыерларын да күбәйтеп, әлеге хуҗалык кече ферма рәсмиләштерергә һәм дәүләттән субсидия алырга өметләнә.

Бүген сыерлары көтүдә йөри. Ниһаять, электркөтүче “яллаганнар“. Чыгымнары күп димәссең, аның каравы сыерлар көн буе саф һавада рәхәтләнә. Яңгырлар бик яумагач, болыннарда туклыклы азык юк инде, әмма барыбер үлән чемченеп, чистада йөреп кайталар. Кичке рационнары начар түгел, соңгы вакытта кабак ашап рәхәтләнәләр. Әлеге туклыклы азыкны балта белән көненә әллә ничә чиләк тапап бирәләр. Тиз бетәр диярлек түгел, зур-зур кабаклар сарайда гына да тау-тау өелгән, барысы 2 КамАЗ әрҗәсенә төяп алып кайтканнар.

-Хәзер авылдагы бакчалар безнең кебекләрдә инде,- ди Нуриҗан Ильяс улы. - Әле 16 гектар җиребез дә бар. Быел анда үзебезгә җитәрлек печән, фураж да җыйдык, саламыбыз да байтак. Фуражны үзем бераз үзгәртеп ясаган тегермәндә чыгарам.

Баштарак нефтьчеләрдә хезмәт куйган Нуриҗан Гатин менә шулай гомерен малчылыкка багышлый, инде ундүрт ел ул үз эшендә. Ике КамАЗы, ике тракторы хәрәкәттә, аларга тагарлык агрегатлары да үзләренеке. Шушы көннәрдә җир эшкәртү өчен дисклы авыр тырма – БДТ агрегаты да китерергә тиешләр. Юнь түгел, 290 мең сумлык. Ит, сөт акчасына урын табыла. Сүз уңаеннан. Гатиннар үзләреннән арткан сөтне сөт җыючыга тапшыралар, август аенда гына да алардан 1 тоннадан күбрәк сөт алып киткәннәр. Хәзер дә көненә 40 килограмм чамасы арта.

Кара Чишмәдә яшәүче Гатиннар – тырыш гаилә. Нуриҗан, мәктәптә эшләүче хатыны Илсөяр белән барына да өлгерәләр, ике кызлары, бер уллары да нык ярдәмчеләр.

40 яшендә намазга баскан Нуриҗан Ильяс улы иртә-кич мәчеткә барырга да вакыт таба.  Аның өчен аракы, тәмәке агу кебек, хәрам. Инде мәрхүм әти-әнисе нигезен саклаучы да ул.

-Ходай ярдәм бирә, ниндидер шөгыль табыла, - ди Нуриҗан. - Элек дистәгә якын үгезләр симертеп керем алдык, инде сыерлар асрап карарга булдык. Үткән елларда КамАЗ белән көн дә диярлек йөк ташысак, быел машиналарыма еш кына басып  торырга туры килә. Нишләтәсең, гел безнеңчә түгел шул.

 

-Аңа кайчан гына мөрәҗәгать итмә, кире какмый, йомышыңны үтәргә тырыша, бик игелекле кеше.  Авылда, җирлектә төзелеш эшләрендә аның өлеше бәһасез, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, Нуриҗан Ильяс улын мактап.

Гатиннар йорты Кара Чишмәнең бер кырыенда ук. Иркен урын. Нуриҗан ул якта юлны да үзе ясаган, дистәләгән машина таш кайтарган. Әлеге юллардан башкалар да рәхәтләнеп йөри.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев