Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы фермерлары печәнне күп хәстәрләделәр, ә менә сенаж азрак әле

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә планнан да (4663 тонна) күбрәк , ягъни 5277 тонна печән әзерләнгән.

Кызганыч, сенаж базларының күбесе буш.Район буенча, әлегә, 3941 тонна (15 процент) сенаж салынган. Бу эштә “Әккәрәй” җәмгыяте алда, монда сенаж запаслары 2050 тонна, ягъни планлаганның 77 проценты кадәр. 

“Сөлчә” районда иң күбе, 915 тонна печән хәстәрләгән (план 686 тонна), 1291 тонна сенаж да салганнар (тиешленең 34 проценты).
Сенаж салуда аеруча крестьян-фермер хуҗалыкларына активрак эшләргә кирәк. Печән әзерләү ягыннан аларга дәгъва юк, запаслары берничә елга җитәрлек.
Шәхси хуҗалыкларда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсендә тупланган мәгълүматларга караганда, 16 мең 366 тонна печән әзерләнгән. Бу эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев