Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән фермерлары биләмәләрен киңәйтә

Дүрт ел элек фермерлык эшенә керешкән Хмелевларның бүген алты баш сыеры һәм бозаулары бар. Быел алар яңа, зуррак ферма төзергә керешкәннәр, киләчәктә сыерлар санын унбишкә җиткерергә уйлыйлар. - Сөтне Чирмешәнгә үзебез илтеп тапшыра идек, ә бүген сыерларыбыз ташлаткан, әлегә сөт юк, - ди Евгения Хмелева. - Малларыбыз Казанкада, хуҗалык көтүендә...

Дүрт ел элек фермерлык эшенә керешкән Хмелевларның бүген алты баш сыеры һәм бозаулары бар.


Быел алар яңа, зуррак ферма төзергә керешкәннәр, киләчәктә сыерлар санын унбишкә җиткерергә уйлыйлар.

- Сөтне Чирмешәнгә үзебез илтеп тапшыра идек, ә бүген сыерларыбыз ташлаткан, әлегә сөт юк, - ди Евгения Хмелева. - Малларыбыз Казанкада, хуҗалык көтүендә йөри, аларны чиратлап көтәбез.

Фермерларга сыер саву аппараты да биргәннәр, дөрес, алар аны әлегә эшләтмәгәннәр . Фермалары төзелеп беткәч шунда көйләп куячаклар.

Зур хуҗалыкка мал азыгы да күп кирәк. Алар Казанка болыннарыннан үз чапкычлары белән чабып, 15 олау печән әзерләгәннәр дә.

- Азык хәзерләргә, терлекләр карарга балаларыбыз да булыша. Маллар күп булгач, эше дә күп, - ди хуҗабикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined