Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәннең яшь фермерлары терлекчелек юнәлешендә грантлар отканнар

Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган грантлар бирү проектын сайлап алу конкурсында безнең районнан да өч крестьян-фермер хуҗалыгы  җиңеп чыкты.

-Кармыш авылыннан Илназ Гыйльметдинов һәм Иске Кадидан Альфред Габшакировларның исәп-хисап счетына ярдәм акчалары күчерелгән дә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. -  Ә Туймәттә эш башлаучы яшь фермер  Ленар Вәлиев грант акчаларын дәүләттән өстәмә финанслау булгач алачак.

Грант алучы якташларыбыз терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар. Илназ Гыйльметдинов 100 баш мөгезле эре терлек симертергә планлый. Ул дәүләттән бирелүче 5 миллион сумга үзенең запасларын да кушып, азык әзерләү техникасы һәм терлекләр сатып алачак.

Альфред Габшакиров кошчылык тармагын киңәйтерә тели. Яшь фермер 3 миллион сум грант акчасы откан. Ул кошлар өчен ферма төзергә һәм ремонтларга планлаган, аннан соң 16 меңнән артык үрдәк алып үстерергә исәпли.

Ленар Вәлиев дәүләт ярдәме белән бройлерларның баш санын 10 меңгә җиткермәкче.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев