Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 21 июнь 2019 - 11:40
    330
    0
    1

    Чирмешәндә яшәүче

    Таһир Андрей улы Шараповның

    22 июньдә туган көне - 65 яшь.

    Кадерле әтиебез, сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит! Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа.

    Күпме генә бәхет теләсәк тә,

    Бик аз булыр кебек тоела.

    Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

    Кешеләргә гомер буена!

    Шуңа сине бар да яраталар,

    Дус-ишләрең йөри кергәләп.

    Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

    Яшик әле, әти, бергәләп!

    Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Раушания, балаларың Зөһрә-Марат, Раушан-Ләйлә;

     оныкларың Зилә, Айнур, Әминә, Нурзия.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: