Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 февраля 2020, 09:00

539

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында туган, бүген Сургутта яшәүче

Миндар Әгъзам улы Әгъләмовка

25 февральдә 60 яшь тула.

Бер урамда, күршедә уйнап үскән авылдашымны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйм. Тормышта төрле чаклар була, көннәребез гел шатлыктан гына тормый, кайгысы да килә. Шундый вакытта мин дә аларның - Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларның ярдәмен тойдым.

Тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуың белән зур ихтирам һәм хөрмәт яуладың син, Миндар. Тыштан кырыс кебек күренсәң дә, күңелеңдә гел игелек, авыр чакта күпләр синдә таяныч тапты, башкаларга ярдәм итү өчен вакытыңны да, киңәш-табышыңны да жәлләмәдең. Дусларың, туганнарың, хезмәткәрләрең өчен, рәхмәт,  һәрчак терәк булдың. Әле дә шундый сыйфатларыңны югалтмыйсың. Иң матур, иң изге сүзләремне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, тормыш иптәшегез Гөлфия ханым белән тигезлектә, озын гомер кичерүегезне телим.

Иң изге теләкләр белән,

Җәмил Шәрифуллин.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев