Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 февраля 2020, 08:00

763

0

5

Котлыйбыз!

Миндар Әгъзам улы  Әгъләмовның 

25 февральдә гомер бәйрәме, олы юбилее.

Шул унайдан аңа котлауларыбызны  һәм чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Җир йөзендә  һәркемнең үз йөзе, үз холкы бар. Тәпи басып киткән тәүге адымыннан ук адәм баласы үз сукмагы, үз юлы буйлап китә. Берәүләрнең үткән юлында бушлык, чүп үләннәре кала, ә икенчеләр аның һәр өлешен гөл-чәчәккә күмә, матур хатирәләре аерылмас юлдаш булып озатып бара. Безнең Миндар абый әнә шундыйлардан! Үтә таләпчән, бик төгәл, намуслы һәм, әлбәттә, олы йөрәкле абыебыз ул! Аның тирән белеме, тормыш юлындагы бай тәҗрибәсе –
кемгә дә үрнәк итәрлек. Кырыс Себер якларында ныклы аяк басып, дистә еллар элек үз бизнесын башлап, бүгенге көндә дә төрле икътисади тайпылыш һәм тотрыксызлыкларга бирешмичә төпле идарә итүче, горур кеше син, абый! Тапкан малыңны кызганмыйсың, чын йөрәктән һәм ихлас күңелдән авылдашларың һәм райондашларың белән бүлешәсең! Чирмешәндә сезнең көч белән төзелгән мәһабәт мәчет тә, ел саен Әмирне зурлап, бөтен тирә-якка гөрләтеп уздырылучы Авыл көне дә, мәктәпләргә һәрвакыт конкрет ярдәм - болар барысы да моңа ачык мисал булып тора.

Билгеле, Әмирдән, кечкенә генә авылдагы күп балалы гади гаиләдән чыккан малайга зур тормыш башлап җибәрү җиңел булмаган. Үзенең искиткеч тырышлыгы белән, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы нәтиҗәсендә ул бу кыенлыкларны җиңеп чыга алган. Алай гына да түгел, безгә, барлык туганнарга да, ул бүген - ныклы терәк. Әле дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагыларга гел шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелек-
ле, ярдәмчел, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казанасың.

Билгеле, Миндар Әгъзам улының байтак уңышлары аның тормыш иптәше Гөлфиянең дә янәшәдә булып, һәрдаим ярдәм итүендә. Эш аты кебек җигелеп тарткан ирнең дилбегәсен акыллы, сабыр, укымышлы хатын гына егәрли ала. Олы бәхет өчен беренче чиратта гаиләң көйле булу зарур. Миндар абый моны һәрвакыт тоеп яши.

Туган көннәрдә кеше үткән гомеренә борылып карый. Юбилярның үткән хезмәт юлы матур, башкаларга үрнәк булырлык. Абыйларның өйләре һәрвакыт гөрләп тора. Авылга кунакка яисә ялга кайтсалар да  алардан кунаклар өзелми, чөнки алар ачык йөзле һәм кунакчыл.

Кадерлебезгә алдагы гомер юлларында саулык-сәламәтлек,  күтәренке кәеф һәм туган-тумачалары, якыннары белән бәхетле көннәрдә яшәүләрен телибез.

Иң изге теләкләр белән,

барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев