Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 10 июль 2020 - 08:15
    441
    0
    3

    Кармыш авылында яшәүче

    ӘМИР ӘСХӘТ улы ХӘБИБУЛЛИНга 11 июльдә 60 яшь тула.

    Кадерле әтиебез, яраткан тормыш иптәшем, юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син өебезнең нуры, тормышыбызның яме, гаилә учагын саклаучы якты кояшыбыз. Ходай сиңа исәнлексаулык, матур көннәр, куанычлы хәбәрләр генә бүләк итсен.

    Елмаюлы йөзеңә сагыш чаткылары кунмасын, алдагы гомерең яңа куанычлар өстәсен, яшәү дәртең сүрелмәсен!

    Кулларыңнан синең гөлләр тама,

    Тырышлыгың бар да үзеңнән.

    Кадерлебез, исән-сау гына бул,

    Нур сибелсен синең йөзеңнән.

    Күпме булса җирдә изге теләк,

    Без телибез сиңа барын да.

    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

    Туган көннең һәрбер таңында.

    Иң изге теләкләр белән, хатының Наталья, кызың Ләйсән, улың Тимур. Безнең теләкләргә барлык туганнарыбыз һәм дусларыбыз да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: