Котлыйбыз!
Әмир авылында туып үскән, хәзер Сургут шәһәрендә яшәүче
Миндар Әгъзам улы Әгъләмовка
25 февральдә 60 яшь тула.
Миндар Әгъзамович, сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез ихлас, тырыш булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз. Гаилә тормышыгыз да сок-
ландыргыч, мул сыйлы, йортыгыз кунакчыл. Бу матур тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, тырышлык, сабырлык, уңганлык ята. Сау-сәламәт булыгыз, тигез яшәгез, кайгы-хәсрәт күрмәгез. Киләчәктә дә якыннарыгызның җан җылысын, күңел назын тоеп, гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, һәр мизгеленнән тәм табып яшәгез дә яшәгез әле.
Сезнең гомер алтын көзгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Ихтирам белән, Лашман авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты.
Нет комментариев