Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 9 июнь 2022 - 08:26
    1282
    1
    4

    Туймәт авылында гомер итүче кадерле

    туганыбыз РОЗА ГАЛИ кызы КӘРИМОВАның

    10 июньдә 50 яшьлек юбилее.

    Кадерле туганыбыз, кызыбыз, матур бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үткәрергә насыйп итсен. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның булышлыгын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

    Туган көнең котлы булсын,

    Сөекле, кадерлебез.

    Иң яраткан, якын күргән

    Син безнең туганыбыз.

    Иссен җилләр, узсын еллар,

    Картаймасын тик йөрәк,

    Озын-озак яшә әле -

    Бездән сиңа шул теләк!

    Иң изге теләкләр белән, әниебез Тәслимә,

    туганнарың Фазыл-Эльмира, Римма-Раил,

    Фәрид-Миләүшә, Фоат-Денира һәм балалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 9 июнь 2022 - 22:50
      Без имени
      Бездэн ин изге телэклэр исэн сау булып озын озак итеп яшэргэ язсын аллахым.