Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 августа 2021, 14:46

689

0

0

Котлыйбыз!

Республика казначылык департаментының райондагы җитәкчесе

ТАТЬЯНА МИХАЙЛОВНА РОМАНОВАны (Чирмешән) 50 яшьлек юбилее белән тәбриклибез.

Хөрмәтле Татьяна Михайловна! Сезгә зирәклек, акыллылык, таләпчәнлек, гаделлек кебек күркәм сыйфатлар хас. Үз тирәгездә тату коллектив туплап, сез үзегезне оста, үз эшегезне яхшы белүче җитәкче итеп күрсәттегез.

Сезне матур бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп, тормыш иптәшегез Сергей белән тигез гомер итәргә язсын.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Ихтирам белән, район финанс-бюджет палатасы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев