Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

08 апреля 2022, 08:19

1386

0

1

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче ФӘНИС ӘХМӘТ улы САФИНга 9 апрельдә 50 яшь тула.

Газиз әтиебез! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез Гөлчәчәк белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әти, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Гөлчәчәк,
улларың Инсаф, Фәнил.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кушылабыз Фэнис абый, бэхет, шатлык, сафлык, мэхэббэт?. Габбасовлар гаилэсе