Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 25 февраль 2021 - 14:22
    475
    0
    0

    Бәркәтә авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез

    ӘЛФИНУР ВӘЛИМХАМӘТ кызы ШӘЙХАТДАРОВАны 55 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

    Әни, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгыхәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, без - балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп итсен. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

    Һәрвакытта булдың өйнең яме,

    Авыр чакта безгә син терәк.

    Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

    Син бит, әни, безгә бик кирәк!

    Әти белән тигез яшәгез сез,

    Ничек матур парлап йөргәндә!

    Шулай бергә каршы алыгыз сез,

    Без сагынып кайтып кергәндә

    Иң изге теләкләр белән, балаларың: Ирек-Диләрә, Радик-Илүзә, Зилә, оныгың Элина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: