Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

08 мая 2022, 08:15

1013

0

2

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче РӘФИС РӘИС улы МӘСЛАХОВның 9 майда 55 яшьлек юбилее.

Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз, шатлык, бәхет, җан тынычлыгы һәм тән сихәтлеге телибез. Син гаиләдә искиткеч әти, ышанычлы ир, дус-туганнарга ярдәмчел һәм киңәшчел кеше. Тырышлыгың, булдыклылыгың, уңганлыгың һәм һәрвакыт ачык йөзең белән дөньяны нурландырып, безне куандырып яшисең.
Кадерлебез, киләчәктә дә көчең кимемәсен,  сәламәтлегең нык булсын. Бергә яшәү бик рәхәт. Ходай шушы бәхеттән аермасын.
55 яшь - ул озын гомер юлы,
Аны узу - үзе бер бәхет.
Тырыш хезмәт, изге эшләр белән
Бизәлсен тормышың һәрвакыт.
Еллар үтә, диеп, борчылма син,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сәламәтлек сине ташламасын,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа ихлас күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.

Иң изге теләкләр белән,
тормыш иптәшең Әлфия, балаларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев