Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

08 декабря 2019, 09:00

1266

0

0

Котлыйбыз!

Безнең өчен бүген якты һәм илаhи зур бәйрәм!

Тукай поселогында яшәүче кадерле әниебез

САИМӘ ГОСМАН кызы ГАЙНУЛЛИНАның

9 декабрьдә туган көне - 75 яшьлек юбилее.

Әни, сине ихлас күңелдән котлыйбыз!

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам», дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.

Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаhының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык-сәләмәтлек, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр. Безне шулай hәрчак куандырып, шатландырып, кайткан саен тәмле сыең, назың белән иркәләп, әтиебез белән бергә-бергә озак еллар сау-сәламәт, күңел тынычлыгы белән, бәхет-шатлыкта, кайгы күрми яшә дә яшә әле.

Кояш җылысына җыелгандай,

Сыенабыз, әни, яныңа.

Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,

Яшә, әни, яшә тагын да.

Кайткан саен синең яннарыңа,

Колач җәеп каршы киләсең.

Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,

Безнең өчен hәрчак кирәксең.

Иң изге теләкләр белән,

балаларың: Әхтәм-Гөлсинә, Рөстәм-Вәсилә,

Рәмзия-Әсхәт, Фәнис-Ләйсән, Гөлүсә-Илшат;

унбер оныгың, өч оныкчыгың.

Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X