Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 8 ноябрь 2018 - 09:00
    455
    0
    2

    Туймәт авылында яшәүче әниебез
    Галия Шәйхетдин кызы Мисбахованың

    9 ноябрьдә50 яшьлек юбилее.

    Кадерле яраткан әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлык-
    лар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.

    Әни, диеп әйтер кешең булу -

    Нинди бәхет бит ул дөньяда.

    Шатлыкларың булса - уртак була,

    Кайгыларың булса - югала.

    Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

    Белдерәбез туган көнеңдә.

    Үстердең син безне, кеше иттең,

    Олы рәхмәт барысы өчен дә.

    11 ноябрьдә әти-әниебез Галия Шәйхетдин кызы
     һәм Нәгыйм Фахразый улы  Мисбаховларның  гаилә бәйрәме дә - Энҗе туйлары.

    Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән юбилей көнегез белән котлыйбыз. Сезгә чиксез зур рәхмәтләребезне
    җиткереп, гаилә бәхетегезнең озын гомерле булуын телибез. Бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балаларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

    Иң изге теләкләр белән,

    кызларыгыз Айгөл, Сөмбел, Лилия, киявегез Рамил.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: