Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

14 мая 2021, 10:04

1274

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче кадерле киявебез АЗАТ ӘЮП улы ИХСАНОВның 15 майда күркәм юбилее – аңа 50 яшь тула.

Безнең Азат бар яктан да килгән кеше! Үзе уңган, үзе булган! Нинди генә эшне ышанып тапшырсаң да, җиренә җиткереп, намус белән башкара. Соңгы елларда аңа бик җаваплы бурыч - Чирмешәндә мәчет төзү вазифасы йөкләнде. Азат Әюп улы бу изге гамәлне башыннан ахырына кадәр зур жаваплылык белән бик уңышлы башкарып чыкты. Аннан аңа Әмир авылы мәчетенә капиталь ремонт ясау эше йөкләнде. Азат монысын да тиешенчә үтәде. Шушы изге эшләрең өчен мең рәхмәт! Азат энебез, юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Сеңелебез Рәмзия белән исән-сау булып, балаларыгызның, якыннарыгызның хөрмәтен, күңел жылысын тоеп, бәхетле мул тормышта яшәгез! Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез!

Сургут шәһәрендә яшәүче туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев