Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 7 сентябрь 2018 - 13:30
    490
    0
    0

    Чирмешән район суды рәисе

    Рәиф Әсхәт улы Сәйфетдиновка

    8 сентябрьдә 50 яшь тула.

    Хезмәттәшебезне, таләпчән, шул ук вакытта игътибарлы, гадел, коллективыбызда һәм районда зур абруй казанган җитәкчебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Юбилярга нык исәнлек, эшендә уңышлар, гаиләсендә иминлек һәм бәхет телибез.

    Без сиңа телибез шатлыкның

    Йөрәккә сыймастай зурысын.

    Саулыкның имәндәй ныклысын,

    Бәхетнең бары тик тулысын.

    Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,

    Тыныч булсын һәрчак күңелең.

    Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

    Кояшларга тиңе гомернең.

    Хөрмәт белән, район суды коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: