Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

07 марта 2019, 08:00

1127

0

2

Котлыйбыз!

Чирмешән авылында гомер итүче кадерле кешебез

Илгиз Миндар улы Нәгыймовка

8 мартта 50 яшь тула.

Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Сиңа күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-
озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән,

тормыш иптәшең Асия,  балаларың Алия-Ралиф, Булат.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев