Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 2 март 2021 - 07:48
    387
    0
    0

    Туймәт авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез - әтиебез

    ГАБДЛБАРИ ХӘСӘНҖАН улы ГАЛИЕВка 1 мартта 70 яшь тулды.

    Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә саулыкта-сәламәтлектә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа! Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!

    Яшә әле, әти, бирешмичә,

    Баш имичә кырыс җилләргә.

    Яшә җирдә якты гөлләр булып,

    Терәк булып килер көннәрдә.

    Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

    Кунагы бул якты дөньяның.

    Озак яшә, утын сүндермичә

    Балаларың үскән ояның.

    Туган көннәр ел да кабатлана,

    Ләкин кабатланмый үткәне.

    Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

    Килеп торсын иде көткәне.

    Иң изге теләкләр белән, яратып hәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Асия, балаларың Ленар-Нәзилә, Илдар-Ләйсән, Илгизәр-Илүсә; оныкларың Лиана, Ильдан, Рафаэль, Камилә, Зәринә, Реналь.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: