Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 октября 2020, 08:20

1370

0

2

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Фәридә Әхтәм кызы Гафиятуллинага

6 октябрьдә 55 яшь тула.

Кадерле  туганыбыз! Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Шатлыкның олысын, саулыкның ныгын, бәхетнең зурысын телибез. Көчле рухлы һәм кешелекле, ярдәмчел булуың өчен яратабыз. Сиңа, җизнәбез Әсхәт белән, тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетләрен, игелекләрен күреп, сөенеп, сөелеп гомер кичерергә язсын.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар

Кунак булып җирдә яшәргә.

Иң изге теләкләр белән, Чирмешәндә, Әмирдә, Әлмәттә яшәүче

туганнарың Нуретдиновлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев