Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 мая 2019, 08:10

1256

0

0

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче әтиебез

Җәүдәт Рамазан улы Идрисовка

6 майда 60 яшь тула.

Әтиебез, сине юбилеең белән котлыйбыз. Безгә ныклы белем алырга, тормышта үз урыныбызны табарга булышканың, хәзер дә һәр эшебездә, башлангычыбызда олы терәк һәм ярдәмче булганың өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр.

Безнең горурлыгыбыз, тынгысыз җанлы, бик тә ярдәмчел кадерле кешебез бит син, әти. Тырыш хезмәт белән яшәдең, беркайчан төшенкелеккә бирелгән, эштән курыккан вакытың булмады. Киләчәктә дә сәламәтлектә, авырлыклар күрми, тормыш мәшәкатьләрен җиңеп алга барырга язсын. Әни белән парлы гомерегез озак елларга сузылсын.

Әтиле йорт – иң бәхетле нигез,

Шаулап ачыла капкасы.

Ихатасы нурлы, табыны тулы,

Бәхет белән балкый як-ягы.

Гомерләрең куанычлы булсын, әти,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә: безнең өчен җирдә

Син иң изге һәм кадерле.

Иң изге теләкләр белән,  улларың Илсур, Илгизәр.

Әлеге теләкләргә әниебез Асия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев