Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 февраля 2019, 09:00

893

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында яшәүче

Ильяс Габбас улы  Шәйхетдиновка

5 февральдә 60 яшь тулды.

Газиз кешебез, кадерле әтиебез!

Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үзебезне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәнең һәм өйрәтеп кенә түгел, үзең дә нәкъ шулай яшәгәнең өчен без сиңа зур рәхмәтле. Әти, озын гомерле булуыңны, сәламәт һәм бәхетле яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә шундый киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал!

Яшә әле, әти, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә якты гөлләр булып,

Терәк булып килер көннәрдә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә утын сүндермичә

Балаларың үскән ояның.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз Илгиз-Рита, Илнур,

оныкларың Әмир, Марат.

Әлеге котлау сүзләренә әниебез Рәсимә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев