Котлыйбыз!
Чирмешән авылында яшәүче яраткан әниебез, әбиебез,
хөрмәтле тормыш иптәшем Рузалия Әхтәм кызы Нуртдинованың
6 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез безнең! Сине чын күңелдән матур тормыш бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Син кешелекнең иң асыл һәм күркәм сыйфатларын туплагансың, синең күңелең саф һәм эчкерсез, кылган гамәлләрең дә игелек кенә. Син булганга туган йортыбыз, өебез нурлы һәм җылы, күңелебез тыныч безнең. Киләчәктә дә сау-сәламәт бул, тагы озак еллар тынычлыкта, тигезлектә, бәхет – шатлыкларга күмелеп бергә-бергә яшәргә насыйп булсын!
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт сөю белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Җир йөзендә күпме яхшы теләк,
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,
Туар көннең һәрбер таңында.
Ихтирам белән, тормыш иптәшең Фәрит,
балаларың Фәнзил – Айгөл, Рузилә-Ислам,
оныкларың Рамазан һәм Сәфинә.
Нет комментариев