Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

28 сентября 2018, 08:30

1011

0

0

Котлыйбыз!

Иске Үтәмеш авылында яшәүче

Кәримә Шәфикъ кызы Маннанованың

2 октябрьдә 80 яшьлек юбилее.

Безнең кадерле, яраткан әниебез! Бүген синең туган көнең – димәк, безнең өчен бу - икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Рәхмәт, әни, безне яхшы кеше итеп, кадерләп-сөеп үстердең. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Кадерлебез, сине олы юбилеең белән котлыйбыз!

Һәр балаңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә яшә, син.

Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә,

Амин, диеп торсын фәрештә.

Һәрбер иртә сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне, сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Иң изге теләкләр белән, улың Илдар, кызың Роза, киявең Равил,

оныкларың Раил-Гөлнара, Радик-Айгөл, оныкчыкларың Азалия, Илмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев