Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 июня 2020, 07:45

594

0

0

Котлыйбыз!

Әмир авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Гөлсинә Гариф кызы Гыйльфановага

5 июньдә 55 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, бөтен гомереңне, көчеңне яраткан эшеңә багышлап, ихласлыгың, ярдәмчеллегең белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал, кадерлебез!

Әтиебез белән безгә яхшы тәрбия бирдегез, укытып, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Барлык кылган игелекләрең, яхшылыкларың, төпле киңәшләрең өчен сиңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Арабызда тагын озак еллар иң кадерле кеше булып яшәргә язсын!

Син өйрәттең үз үрнәгең аша

Бу тормышта яшәү серләрен.

Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит

Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез, әни,

Кызартмыйча синең йөзеңне.

Рәхмәт, әни, сиңа барсы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Гомереңнең якты язында.

Сине яратып, балаларың, киленнәрең, оныкларың.

Әлеге теләкләргә әтиебез Хәмзә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X