Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 декабря 2020, 08:10

1070

0

0

Котлыйбыз!

Туймәт авылында яшәүче Рәсимә Барый кызы Хәйруллинаның  шул көннәрдә

70 яшьлек юбилее булды.

Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итәргә, гаилә шатлыгы, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Нык тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Киңәшләрең кирәк һәрвакытта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,

Тик борчулар гына күрмә син,

Яшик әле бергә, матур яшик,

Яшәү дәрте мәңге сүнмәсен.

Ихтирам белән, тормыш иптәшең Мәүлет,

балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев