Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 3 июнь 2020 - 08:00
    125
    0
    2

    Туймәт авылында яшәүче әниебез

    Наилә Әбүбәкер кызы Лотфуллинага

    90 яшь тула.

    Газиз әниебезне туган көне – олуг юбилее белән тәбриклибез. 40 яшендә 7 бала белән, әтиебездән калып, беребезне дә таратмыйча, үз канаты астына җыеп, барыбызны да олы тормыш юлына бастырган, кеше иткән өчен бик зур рәхмәт әйтәбез әниебезгә. Алдагы көннәрен дә шатлык, исәнлек, муллык, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән уздырырга насыйп итсен Ходай.

    Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,

    Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.

    Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,

    Кайткан саен назлап, сөеп юатканың өчен.

    Иң изге теләкләр белән, яратып һәм хөрмәт итеп,

    кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: