Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 апреля 2021, 08:00

744

0

0

Котлыйбыз!

Югары Кәминкә авылында яшәүче кадерлебез Әлфия Хөснелгата кызы Җиһаншинаның
5 апрельдә 70 яшьлек юбилее!

Әниебез! Әбиебез! Чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез!

Сиңа исәнлек, җан тынычлыгы, балалар шатлыгы, гомер көзләреңнең гел кояшлы булуын телибез.

Тормыш юлыңда бик күп авырлыклар күрсәң дә, сынмадың-сыгылмадың. Чандыр иңнәреңдә күпме дөнья мәшәкатьләрен күтәрдең.

Без - биш балаңны ялгызың үстереп, укытып кеше иттең, зур тормышка аяк бастырдың. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа.

Өебездән беркайчан да дуслар, туганнар өзелмәде. Барысын да якты йөзең белән каршы алып, кунак иттең.

Алдагы көндә дә безне шатландырып, каршы алып, балаларыңның рәхәтен күреп, күңел тынычлыгы белән гомер ит.

Язлар ярсу булган кебек,

Көзләр дә сабыр була.

Син дә көзге урамыңнан

Атлыйсың сабыр гына.

Көзләрнең бит үз матурлыгы,

Чәчләрдә кырау гына.

Узган газаплар шикелле

Баллана баланнар да.

Үткәннәрнең төннәре дә

Искиткеч якты кебек.

Үзәк өзгеч мизгелләр дә

Ничектер татлы кебек.

Үткәннәргә карый-карый,

Атлыйсың сабыр гына.

Көзләрең матур да бит,

Язларың сагындыра.

Оныкларыңа карыйсың -

Нәкъ синең кебек алар.

Инде үсеп күптән китсәләр дә,

Күңелеңдә һәрчак балалар.

Чал чәчләрең, маңгай сырларың

Күбәйсә дә еллар үтүгә,

Безнең өчен мәңге яшь син, әни,

Картаюны белмә гомергә!

Иң изге теләкләр белән,

балаларың, кияүләрең, оныкларың һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X