Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 марта 2019, 08:30

1021

0

0

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә гомер итүче әтиебез

Линар Вильям улы Хуҗихановның

5 мартта 70 яшьлек олы юбилее.

Кадерле әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Олы җанлы, киң күңелле әтиебез, без бик күпләргә үрнәк булырдай шундый тату гаиләдә үсүебез белән чиксез горурланабыз. Өч балаңа югары белем биреп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа. Ата-ана кадерен белергә өйрәткәнең, киңәшчебез, таянычыбыз, саклаучыбыз, яклаучыбыз булганың өчен бик зур рәхмәт. Син булганда туган йортыбыз ямьле, күңелебез шат, тормыш күгебез аяз.

Әти! Озын гомерле булуыңны, сәламәт һәм бәхетле яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта яшәргә насыйп булсын.

Юкка гына әтиләрне

Имәнгә тиңләмиләр.

Гаиләнең баганасы

Һәм терәге әти диләр.

Халык әйткән бу тапкыр сүз

Туры килә, әти, сиңа.

Ярый әле синдәй уңган

Әти насыйп булган безгә.

Нишләр идек бу дөньяда

Син булмасаң яныбызда.

Барысы өчен чын күңелдән

Рәхмәт сүзе җаныбызда!

Сине яратып, балаларың һәм оныкларың:

Лилиана-Марсель, Искәндәр, Хәят; Венера, Раян; Гүзәл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X