Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

04 января 2019, 08:30

1372

0

2

Котлыйбыз!

Югары Чегодай авылында туып үскән,

хәзер Чирмешәндә яшәүче кызыбыз, туганыбыз

ГҮЗӘЛ МИНКАМИЛ кызы ШӘЙХЕТДИНОВАга

5 гыйнварда 55 яшь тула.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

55 ел узып киткән

Сизми-сизелми генә,

Тормыш юлын синең кебек

Матур үтәр кем генә?!

Син бәхетле: гаиләң тигез,

Инсафлы балаларың.

Кылган гамәлләре белән

Кабатлый аналарын.

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һәм итагатьле.

Гомерең буйларына сау-сәламәт,

Булсаң иде чиксез бәхетле.

Иң изге теләкләр белән,

әти-әниең; Гөлүзә-Локман һәм балалар.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев