Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 декабря 2021, 08:09

578

0

0

Котлыйбыз!

Керкәле авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче Зөһрә Хәсән кызы Гатинага
4 декабрьдә 70 яшь тула.

Үзебез күптәннән әтиләр, әниләр булсак та, әниебезнең ярдәменә, алтын киңәшләренә әле дә мохтаҗбыз. Барыбыз турында да борчылып, кайгыртып яшәүче, тәмле ризыклар пешереп сыйлаучы, һәрвакыт мөлаем, ачык йөзле, киң күңелле әнигә мең-мең рәхмәт!

Иңнәреңнән кочып, кадерлебез, сиңа бәрәкәтле озын гомер, бәхетле көннәр, ак чәчәкле гомер көзеңә кадәр бездән кадер-хөрмәт күреп яшәвеңне телибез. Безнең бәхетебез өчен тырышасың, Ходай үзеңә дә олыгайган көннәреңне имин, тыныч үткәрергә язсын иде.

Сер саклаучы киңәшче син,

Сагышны таратучы.

Назлап кына иркәләүче,

Чын-чынлап яратучы.

Нур сибәсең, әйтерсең лә,

Якты кояш, тулган ай.

Без – балаларың хакына

Исәнлек бирсен Ходай.

Сине яратучы балаларың: Гөлия-Салават,

Айрат-Лилия, оныкларың: Рөстәм, Нурия, Рәсим, Нуриман. Бу теләкләргә әтиебез Хафиз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев