Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 мая 2019, 10:30

1007

0

0

Котлыйбыз!

Чирмешәндә гомер итүче кадерле кызыбыз, апабыз

Лилия Хәнәфия кызы Шәйхетдинованың

язгы матур фасылда, иң гүзәл, дөньялар чәчәккә

төренгән вакытта, 31 майда 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, без сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Алдагы гомереңне сау-сәламәт булып, шатлык белән, эшеңнән тәм табып, тормыш иптәшең Рифкать кияү белән тигезлектә, пар канатлы яшәвегезне, балаларыгызның шатлык-куанычларын күреп, исәнлек-саулык белән озын гомерләр теләп калабыз.

Балакаем, синең туган көнгә

Бирим икән нинди бүләкләр?

Бар бүләкләрдән дә кадерлерәк

Йөрәгемнән чыккан теләкләр.

Бәхеттә дә, кайгыда да кеше

Туганына килеп сыена.

Исәнлектән аермасын Аллаһ,

Бергә булыйк гомер буена.

Иң изге теләкләр белән, әтиең-әниең,

сеңелең Гүзәл-Роберт һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев