Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 31 март 2020 - 08:00
    476
    0
    1

    Керкәледә яшәүче Ринат Хәсән улы Мингатинны

    60 яшьлек юбилее (1 апрель) белән котлыйбыз.

    Кадерле кодабыз! Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, кодагыебыз Гөлшат белән тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.

    Без телибез сиңа исәнлекләр,

    Ак бәхетләр, тигез картлыклар.

    Кайгыларны урап үтсеннәр дә,

    Китмәсеннәр килгән шатлыклар.

    60 яшь ул ирләр өчен бары

    Картлык чорының якты язлары,

    Әле алда шаулап торган гомер,

    Оныкларның күңел назлары.

    Иң изге теләкләр белән, Чирмешәннән кода-кодагыең Дамир һәм Гөлфия Ибәтовлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: