Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

31 марта 2019, 08:30

966

0

2

Котлыйбыз!

Бүген безнең өчен зур бәйрәм – иң яраткан, иң кадерле кешебез,

Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче әниебез

Асия Закирҗан кызы Назыйровага

1 апрельдә 70 яшь тула.

Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, hаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен  рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, әни.

Җырымның моңы, тормышым нуры,

Кадерлем минем, газизем минем,

Игелек тулы олы йөрәкле,

Мәңге яшь, гүзәл – әнием минем.

Сау-сәламәт, шат hәм  көләч бул.

Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!

Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен,

Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул – өйнең яме,

Ә тормышта – олы бер терәк.

Сәламәт бул, озак яшә.

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

“Әни!”- диеп дәшү шундый рәхәт,

Рәхмәт, әни, hәммәбездән рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың-

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!”- диеп әйтә алу – бәхет,

Син яшисең hәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Әхтәм;

балаларың Азат, Ринат-Зөлфия, Ләйсән-Илдар;

оныкларың Әдилә, Данияр, Раилә, Зәринә, Камилә, Рафаэль.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев