Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 октября 2018, 08:30

1211

0

7

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче,
безнең өчен кадерле һәм якын кешеләребез, тормыш иптәшем, әтиебез, улыбыз
Илдар Мәсхүт улы Мөбарәкшинның һәм энебез, улыбыз
Илфатның 4 октябрь көнне туган көннәре – юбилейлары.

Әтиебезгә – 50, улыбызга 5 яшь тула.

Кадерлеләребез! Чын йөрәктән, ихлас күңелдән Сезне матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм бары тик изге теләкләребезне генә юллыйбыз!

Яраткан тормыш иптәшем, әтиебез! Син, дөрестән дә, үз эшеңнең остасы булган, бар күңелеңне балалар тәрбияләүгә биргән, олы йөрәкле, киң күңелле, мөлаем, гади һәм ярдәмчел, хөрмәткә лаек кеше.

Нәкъ менә шундый күркәм сыйфатларың өчен, сине барысы да якын күрә, хөрмәт итә.

Улыбыз Илфат та, кечкенә генә булуына карамастан, шаян күңеле белән һәр яңа көнгә яшәү яме биреп, уңыш-
лары белән сөендерә, әти-әнисенә, апаларына, әбисенә ярдәм итәргә әзер тора, алардан үрнәк алып үсә.

Кадерле һәм яраткан, якын кешеләребез, гаиләбезнең терәге булган ир-егетләребез!

Сезгә корычтай нык исәнлек, шатлык тулы күңел, чиксез бәхет, бетмәс энергия, күтәренке кәеф, зур уңышлар, биек үрләр, яшәү мәгънәсе, җан тынычлыгы, куанычлы көннәр, иминлек телибез!

Ә улыбыз Илфатка бәхетле, тәүфыйклы бала булып, исән-сау һәм зур үсүен, горурлыгыбыз булуын теләп калабыз!

Гаиләбездә һәрвакыт татулык, муллык, бәрәкәт хөкем сөрсен.

Балаларның игелеген күреп, тигезлектә, матур, бәхетле тормыш итәргә насыйп итсен!

Иң изге теләкләр белән, кызларың Миләүшә, Алия,

тормыш иптәшең Раушания.

Бу теләкләргә әбиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев