Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

03 октября 2018, 08:05

1239

0

4

Котлыйбыз!

Лашман авылында яшәүче

Илдар Мәсхүт улы Мөбарәкшинның

4 октябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле улыбыз, туганыбыз, абыебыз, сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, гаиләң, туганнарың, дусларыңның җылы мөнәсәбәтен тоеп, балаларыңның игелеген күреп, киленебез, апабыз Раушания белән гел шулай матур итеп, үрнәк булып озын-озак яшәргә язсын. Туар таңнарың тыныч, күк йөзең аяз, барыр юлларың сикәлтәсез булсын.

Илле яшь – ул ир-егетнең

Үрләргә менәр чагы.

Яшәгез әле сез җирдә

Бер илле яшьне тагы.

Иң изге теләкләр белән,

әниең Рәисә, Фәрһад-Исламия, энекәшләрең.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев