Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 сентября 2021, 08:11

675

0

3

Котлыйбыз!

Түбән Кәминкә авылында яшәүче

МӨНИРӘ ХАТЫЙП кызы ҖАМАЛЕТДИНОВАга

6 сентябрдә 75 яшь тула.

Кадерле әниебез, юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Котлы булсын юбилеең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән,

балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X