Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 3 июль 2022 - 09:11
    597
    0
    0

    Керкәле авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә гомер итүче кадерле кешебезнең –

    ФӘРХАТЬ МИНГАТА улы СӘМӘРХАНОВның

    4 июльдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

    Сөекле әтиебез, гомереңнең иң истәлекле көне – күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, мул, имин тормышта, әниебез белән гел дә шулай тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген, яратуын тоеп, борчу-мәшәкать күрми, мәңге бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

    Бүген, әти, синең туган көнең,

    Бүген синең гомер бәйрәмең.

    Кабул итеп алчы чын күңелдән

    Якты хисләремнең бәйләмен.

    Котлы булсын, әти, туган көнең,

    Юлларыңа гөлләр сибелсен,

    Гомерләрең кадер-хөрмәтләргә,

    Бәхет-шатлыкларга күмелсен.

    Рәхмәт, әти, барысы өчен рәхмәт,

    Булдың безгә һәрчак зур терәк.

    Синең нәсыйхәт безгә гел кирәк,

    Синдәй әтиләр җирдә бик сирәк.

    Иң изге теләкләр белән, балаларың.

    Ихлас теләкләргә тормыш иптәшең дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: