Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 30 ноябрь 2018 - 08:30
    347
    0
    0

    Туймәт авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, туганыбыз

    Васыйл Зыя улы Мортазинның

    1 декабрьдә 60 яшьлек юбилее.

    Кадерле әтиебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, үрнәк әти, таянычыбыз, киңәшчебез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тормышыбызга ямь өстәп, сау-сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп озак яшәвеңне телибез.

    Һәрвакытта булып өйнең яме,

    Авыр чакта безгә нык терәк,

    Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

    Син бит, әти, безгә бик кирәк.

    Котлы булсын, әти, туган көнең,

    Бәхетләрең килсен күренеп.

    Куанычлар гына юлдаш булсын,

    Яшә шатлыкларга төренеп.

    Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Гөлсирә,

    балаларың, оныкларың, кияүләрең һәм киленең, апаң Саимә.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: