Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 сентября 2018, 08:40

1029

0

1

Котлыйбыз!

Кара Чишмә авылында гомер итүче

хөрмәтле әниебез Гакыйлә Гариф кызы Хәмәдиеваның

1 нче октябрьдә олуг юбилее – 85 яшьлеге.

Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Хәерле, озын, борчу-хәсрәтсез гомер, балаларыңның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез. Күңелеңдә матурлык, йөрәгеңдә шәфкатьлелек нуры сүнмәсен, йөргән юлларың якты булсын. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез. Безгә яшәр өчен көч бирәсең, терәк булып торасың. Әни, синең белән бик нык горурланабыз һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.

Йортыбызны җылытучы учак,

Тормыш юлыбызны яктыртучы маяк,

Нур сибүче кояш син безгә.

Сау-сәламәт булып озак яшә

Якыннарың белән гел бергә.

Күңел җылың белән яшәү дәртең

Сүрелмәсен гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән,

балаларың: Бөрлинә-Әсхәт, Гомәр-Диләрә, Наилә-Илгизәр,

Асия-Илгизәр, Наил-Гөлнур, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев