Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 сентября 2020, 08:08

1316

0

1

Котлыйбыз!

Якты Тау авылында гомер итүче кадерле

әтиебез, бабабыз ИСМӘГЫЙЛЬ НУРГАТА улы ХӘСӘНШИНга

1 октябрьдә 85 яшь тула.
Әниебез НАҖИЯ ШӘРИФУЛЛА кызы белән гаилә коруларына 60 ел.

Кадерлеләребез! Гомер юлыгыз якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык! Сезне юбилейларыгыз уңаеннан кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, сезгә күп сынаулар үтәргә  туры килгәндер, безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп, кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт.
Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәттегез, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы аласыз. Сез балаларыбызга да ягымлы әби-бабай. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт!
Сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшәгез!

Иң изге теләкләр белән, балаларыгыз,
килен-кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев