Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз!

    --, 30 июль 2020 - 09:30
    277
    0
    0

    Расих Әбин улы Шәкүровка (Кара Чишмә авылы)

    31 июльдә 60 яшь.

    Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы гомер елларыңны тынычлыкта, сызланмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвеңне телибез. Син үзеңнең изге күңелле, гадел, намуслы, ярдәмчел, эшчән булуың белән безгә һәрчак үрнәк. Без сиңа бары тик иң изге теләкләр генә телибез!

    Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,

    Белдерәбез туган көнеңдә.

    Үстердегез безне кеше итеп,

    Олы рәхмәт барысы өчен дә.

    Озын гомер бирсен Ходай, дибез!

    Кояш сиңа бирсен яктылык.

    Барлык балаларың, оныкларың

    Китерсеннәр бары яхшылык.

    Сиңа саулык теләп, тормыш иптәшең Гөлнур,

    балаларың һәм оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: