Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 мая 2019, 09:00

975

0

0

Котлыйбыз!

Керкәле авылында яшәүче җиңгәбез

Фирдәүсә Хәниф кызы Мәслахованың

31 майда 50 яшьлек туган көне.

Яраткан абыебыз Рәҗәпне үзенә тиң яр итеп, матур гаилә корды алар. Өч балаларына гомер биреп, бүген бер онык сөеп, бәхетле тормыш кичерәләр. Кайчан гына килеп керсәк тә, Фирдәүсә ачык йөз белән каршы ала, тәмле аш-сулары белән кунак итә. Туганыбыз, җиңгәбез үзенең үтә дә катлаулы хезмәтендә дә мактаулы һәм бик тә тынгысыз хезмәткәр. Эшендә тәвәккәл һәм төгәл, сүзе һәм башкарган хезмәте конкрет аның.

Кадерлебез! Һәрвакыт ачык йөз белән каршы алганың, безгә күрсәткән хөрмәтләрең, туган йортның учагын сүндермичә, әти-әниебезне хөрмәтләп, карап, соңгы юлга озатканың өчен мең рәхмәт сиңа. Сине юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Бүгенге бәхетегезгә берүк күзләр тимәсен. Абыебыз белән балаларыгызның уңышларына сөенеп, шатлыкта, сәламәтлектә, бәхеттә, рәхәттә яшәгез.

Аккан чишмә төсле челтер-челтер

Гомер ага, исең китмәсен.

Бәхет-шатлык, саулык, мәхәббәтең

Шул чишмәдәй аксын, кипмәсен.

Сине яратып,

Чирмешәннән Равил-Гөлнур Галләмовлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X