Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

30 января 2019, 16:00

1150

0

0

Котлыйбыз!

Лашман авылында туып үскән, хәзер Чирмешәндә яшәүче

Зөлфия Шакир кызы Әхмәтҗановага

31 гыйнварда 50 яшь тулды.

Яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез. Син – өебезнең нуры, тормыш яме, гаилә учагын саклаучы якты кояшыбыз. Ходай сиңа исәнлек-саулык, матур көннәр, куанычлы хәбәрләр бүләк итсен. Рәхмәт сиңа янәшәбездә безне аңлап, кайгыртып яшәгәнең өчен! Гомеребез көзләренә кадәр бер-беребезне хөрмәтләп, якты дөньяның рәхәтен күреп, куаныч-шатлыкларга күмелеп, тигезлек белән яшәргә язсын.

Елмаюлы йөзеңә сагыш чаткылары кунмасын, елларга бирешмичә, һәрчак шулай актив, кешеләргә кирәк булып гомер итүләр насыйп булсын.

Кулларыңнан синең гөлләр тама,

Тырышлыгың бар да үзеңнән.

Кадерлебез, исән-сау гына бул,

Нур сибелсен синең күзеңнән.

Илледә, алтмышта, йөз яшьтә булсак та,

Күңелең белмәсен беркайчан сагышны.

Кулга-кул тотынып яшик без мәңгегә,

Бүлешеп икегә борчуны, шатлыкны.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Саяз, балаларың Динар-Айгөл, Гүзәл; оныкларың Ясминә һәм Әминә.

Әлеге котлау сүзләренә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев